Картинг
Тимур Фәйрузов, Урыссу бистәсенең 3нче мәктәбе укучысы, «Шмель» картинг-клубы вәкиле, «125А» һәм «милли - Юниор»классларында бронза медаль иясе.
Казанда, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең административ комплексы территориясендә картинг буенча 2018 ел сезонына йомгак ясалды, аның кысаларында әлеге спорт төре буенча республика ярышлары җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашты.
15 класста картинг буенча ярышларда җиңүчеләр һәм призерлар лаеклы бүләкләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев