Конфедерацияләр Кубогы - Урыссу бистәсендә яшәүче күзлегеннән
Яшь Урыссу бистәсендә яшәүче безнең белән Казанда узган Конфедерацияләр Кубогы турында тәэссоратлары белән уртаклашты, ул Россия - Мексика матчында булып кайткан.
Узган шимбә, 24 июньдә, "Казань-Арена" стадионында Россия һәм Мексика җыелма командалары Конфедерацияләр Кубогы ярымфиналына чыгу хокукы өчен көрәште. Әлбәттә, барысына да инде уен нәтиҗәләре билгеле - безнең җыелма команда көндәшләреннән оттырды һәм Конфедерацияләр Кубогын калдырып китте. Әмма җанатарлар матч вакытында хакимлек иткән мохитны исләрендә озакка калдырыр.
- Конфедерацияләр Кубогы безнең өчен җанатар паспортын тутырудан башланды: чират озын булуга кармастан, барысы ким дигәндә ярты сәгать вакытны алды, - дип сөйли 24 яшьлек Альберт Ханнанов. - Теркәүне оештыру, паспорт рәсмиләштерү һәм алу югары дәрәҗәдә булды, бу җанатарларны куандырмый калмады. Аннары без "Казань-Арена" стадионына юнәлдек. Билгеләп узарга кирәк, стадионга керү юллары бөтен периметр буенча урнашкан һәм бу ыгы-зыгы, шулай ук озын чират барлыкка килмәскә мөмкинлек бирә. Шуңа күрә стадион трибуналарына без җиңел һәм җәһәт эләктек.
Дөнья дәрәҗәсендәге футбол матчында беренче тапкыр булган вакыйга масштабы урыссулыны таң калдырган.
- Ниһаять, стадионга кергәч, безне күңелле авазлар мохиты чолгап алды: барысы да оркестрның дәртле музыкасы астында җырлый һәм бии иде. Тирә-юньдә җанатарлар Россия һәм Мексика флагларын болгый, - дип дәвам итә футбол сөюче. - Мексика җанатарлары рус колакчын бүрекләрен кигән, безнекеләр исә Мексика самбрероларында иде, бу җанатарлар өчен аңлатып бетерә алмаслык дуслык мохиты хөкем сөрүе турында сөйләде.
Беренче таймны безнең фуболчылар җыелма командасы лаеклы уйнап бетерде. Икенчесендә исә уеннан Юрий Жирков чыгарылды. Безнең команда капкасына бер гол кертелде һәм алга таба уенда контроль югалды һәм бу җанатарлар кәефендә чагылмый кала алмады, - дип раслый Альберт. - Ул гына да түгел, тамашачылар матч безнең файдага тәмамланмаса да, уенчыларга алкышлады һәм хуплау сүзләре кычкырды, футболчылар исә аларга рәхмәт белдерде.
Бу җиңелү безнең футболчылар өчен файдалы сабак булыр дип ышанасы килә. Чөнки бит әле безнең җыелма команда күптән түгел генә яшь һәм перспективалы уенчылардан җыелган һәм алар киләсе Дөнья чемпионатына кадәр үзләрен күрсәтер әле, - дип нәтиҗә ясады урыссулы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев