Күрү сәләте буенча инвалидлар чаңгыда ярышты
Спорт тормышы

Күрү сәләте буенча инвалидлар чаңгыда ярышты

Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең Татарстан төбәк иҗтимагый оешмасы җирле бүлекчәсе (ТРОО ВОС) командасы чаңгы ярышлары буенча республика шәхси-команда ярышларында катнашты.

Күрү буенча инвалидлар арасында Иван Кременский исемендәге чаңгы ярышлары Бөтенрусия сукырлар җәмгыятенең 100 еллыгына һәм Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеена багышланган иде.
Бөгелмә чаңгы базасында узган чаңгы узышларында Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Саба, Чистай һәм Ютазы Сукырлар җәмгыяте вәкилләре катнашты. Ютазы районы командасы исеменнән Әлфирә Камалтдинова, Илмир Мәрданшин һәм Таһир Сәйфуллин чыгыш ясады.
- Ярыш ике төркемгә бүленде, - дип билгеләп үтте ТРОО ВОС җирле бүлекчәсе рәисе вазифаларын башкаручы Лилия Вахитова. - Ягъни чаңгы узышларында күрү сәләте калмаган һәм күрү сәләте калган инвалидлар катнашты. Хатын-кызлар бер чакрым ярым араны үтте. Ир-атлар ярышасы араның озынлыгы - өч чакрым. Эстафета исәбендә өч ир-ат һәм бер хатын-кыз катнашты. Алар бер чакрым араны үтте. Ярыш йомгаклары буенча «Күрү сәләте буенче инвалид ир-атлар» категориясендә икенче урынны Таһир Сәйфуллин алды. Эстафета буенча беренчелекне Яр Чаллы командасы яулады, икенче урында – баулылар, өченче урында - сабалылар.


Нет комментариев