«Олимп» спорт комплексында район Спартакиадасы исәбенә районның урта гомуми белем бирү мәктәпләре арасында волейбол буенча ярышлар узды.
Кызлар арасында җиңүне Ютазы мәктәбе яулады, икенче урында - Каразирек мәктәбе, өченче - Урыссу гимназиясе. Егетләр арасында беренче урынны Иске Урыссу мәктәбе яулады, икенче - Урыссудагы 3 санлы мәктәп, өченче - Ютазы мәктәбе. Гомуми коианда зачетында Ютазы мәктәбе җиңүче булды, икенче урынны Иске Урыссу мәктәбе яулады, өченче урынга бер үк төрле нәтиҗә белән Урыссудагы 3 санлы мәктәп һәм Каразирек гомуми урта белем бирү учреждениесе чыктылар.
Нет комментариев