Чаңгы спортын үз итүчеләр арасында Рәсәй беренчелеге ярышларында районыбыз данын Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясаучы Илмир Латыйпов яклады.
Ярышлар 22-26 февраль көннәрендә Чиләбе өлкәсенең Златоуст шәһәрендә узды. Бирегә илнең иң көчле спортчылары җыйналган иде. Һәм безнең район чаңгычысына алар белән көч сынашырга туры килде. Нәтиҗәдә, ирекле алым белән 15 чакрымга узышуда Илмир Латыйпов бишенче урынны алды. Шулай ук 30 чакрым аралыкта да ул шушы нәтиҗәне күрсәтте. Рәсәй беренчелеге нәтиҗәләре буенча, команда зачетында Татарстан җыелма командасы көмеш медальгә лаек булды.
Исегезгә төшерәбез, Илмир - «Олимп» спорт мәктәбе тренеры Таһир Гыйздетдинов шәкерте. Спорт белән шөгыльләнү чорында ул күп тапкыр район данын яклады, районның спорт казанышларын тулыландырды. Өлкән Латыйповның уллары Илтимер белән Искәндәр дә чаңгы спорты белән мавыга. Хәзер инде алар районыбызны төрле дәрәҗәдәге ярышларда лаеклы тәкъдим итә.
Роза ӘХМӘДИЕВА
Нет комментариев