Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Спорт тормышы

Ютазы районында меңнән артык бала сәламәт яшәү рәвеше сайлаган

"Олимп" спорт мәктәбе, "Атлант" үсмерләр-яшьләр клубы узган атнада ачык ишекләр көне уздырды. Курку белмәс боксчылар, уен аша үзләрендә җитезлек, чыдамлык һәм игътибарлылык кебек сыйфатлар тәрбияләүче баскетболчылар, зур осталык белән бер-берсен калак сөягенә салучы грек-рим һәм самбо белән шөгыльләнүчеләр, кулларында авыр герләрне ыргытып уйнаучы спортчылар...

- "Олимп" спорт комплексында һәм "Атлант" үсмерләр-яшьләр клубында спортның 14 төре буенча секция эшли. Тренерлар составы Рузил Әхмәдуллин, Динар Әюпов кебек яшь һәм өметле кадрлар белән тулыланып тора. Ә инде әледән-әле югары уңышларга ирешүче спорт төрләренә килсәк, мин авыл районнары арасында республика рейтингында җиңүче урынын яулаган чаңгы спортын атар идем. Безнең чаңгычыларның казанышларын ил җитәкчелеге дә күрми калмады - ул районга модульле чаңгы базасы бүләк итте. Республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгендә җиңүче исемен яулаган картингчылар безне шатландыра. Бокс, гер, футбол, шулай ук, уңай нәтиҗәләргә ирешүче спорт төрләре. Һәм аларның кайсысы белән генә шөгыльләнмә, районда бөтен шартлар да бар, - дип сөйли район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев