Ютазы боксчылары Октябрьский шәһәренең Ачык Беренчелегендә катнаштылар
Спорт тормышы

Ютазы боксчылары Октябрьский шәһәренең Ачык Беренчелегендә катнаштылар

Узган атнада безнең боксчылар кызлар һәм егетләр арасында Октябрьский шәһәренең Ачык Беренчелегендә катнаштылар.

Ютазы спортчылары өчен Башкортстан, Татарстан һәм Казахстаннан 180нән артык ярышчы көндәш булды. Безнең республика дәрәҗәсен "Атлант" яшүсмерләр-яшьләр клубы каршында эшләүче Урыссу җыелма командасы һәм Баулы шәһәре спортчылары яклады. Боксерлык осталыгын егетләр өч көн дәвамында сынады. Безнең боксчылар призлы урыннарны - дүрт алтын, бер көмеш һәм бер бронза медале яулады. Һичшиксез, спортчыларның яхшы нәтиҗәләре - бу аларның тренерлары Рифкать Мөхәммәтшин һәм Владимир Добрин казанышы.

Нет комментариев