Чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы чемпионатында Ютазы чаңгычылары - көмеш призерлар.
Яшел Үзән шәһәрендә өч көн дәвам иткән чарада республиканың иң көчле чаңгычылары классик һәм ирекле ысул белән спринт ярышларында көч сынашкан. "Олимп" спорт мәктәбе тренер-укытучысы Таһир Гыйздетдинов тәрбиясендәге спортчылар бу ярышта да лаеклы чыгыш ясаган - Ютазы районы командасы мактаулы икенче урынга лаек булган.
Нет комментариев