Спортчылар өчен ярыш ул - үз көчеңне сынау, үз өстеңдә эшләү, лаеклы рәвештә җиңә һәм җиңелә белү һәм, әлбәттә, ихтыяр көче тәрбияләү. Даими рәвештә ярышларга йөрү спортчыны чыныктыра, авырлыклар һәм көтелмәгән хәлләрдә югалып калмаска өйрәтә.
Районыбыз көрәшчеләре апрельнең беренче атнасында Туймазы шәһәрендә уңышлы гына чыгыш ясады. Монда татар-башкорт һәм билбау көрәше буенча ир-егетләр һәм үсмерләр арасында ачык турнир узды. Ярышта Башкортстанның Стәрлетамак, Шаран, Илеш районнары, Октябрьский, Уфа, Туймазы шәһәрләре, Пермь өлкәсе һәм Татарстанның Азнакай, Баулы, Ютазы районнары командалары составында 200гә якын көрәшче бил алышты. Гадәттәгечә, район данын "Олимп" балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклады.
Ир-егетләр арасында татар-башкорт көрәшендә 60 килограмм авырлык үлчәвендә Нияз Миннияровка тиңнәр табылмады. Туймазыдан ул чемпион исеме белән әйләнеп кайтты. (өстәге фотода)
Илвар Хисмәтуллин, яшь булуына карамастан, 80 килограмм авырлык үлчәвендә дүртенче урынга лаек булды. Ул бер үк вакытта билбау көрәшендә дә көчен сынады - 75 килограммнан югарырак авырлык үлчәвендә 2000-2002 елгы үсмерләр арасында чемпион булды.

Кызлар арасында Милена Зиннурова 2000-2002 елгы көрәшчеләр арасында 58 килограмм авырлык үлчәвендә өченче урынны яулады. Спортчыларыбызга киләчәк ярышларда тагы да зуррак уңышларга ирешүләрен, тормышта лаеклы урыннарын табуларын телисе килә.

Нет комментариев