Ютазы районы көрәшчеләренең уңышлары
Спорт тормышы

Ютазы районы көрәшчеләренең уңышлары

Биектау бистәсендә 17-20 февраль көннәрендә 2001-2002 елгы яшьүсмерләр арасында "Сабантуй" газетасы призына татар-башкорт милли көрәше буенча Татарстан беренчелеге узган.

Ярышларда Татарстанның район һәм шәһәрләреннән 39 команда - 300дән артык көрәшче катнашкан. Ютазы районы данын "Олимп" спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр яклаган һәм уңышлы чыгыш яхшы ясаган. Каразирек егетләре Артур Марченко 80 килограмм авырлык категориясендә - икенче, Илвар Хисмәтуллин 75 килограмм авырлык категориясендә өченче урынга лаек булган. 55 килограмм авырлык үлчәвендә бил алышкан 50 көрәшче арасында безнең район егетләре Илназ Кашапов, Инсаф Рәхимов яхшы көрәш күрсәтеп, беренче унлыкка кергән. Берничә көннән татар-башкорт милли көрәше буенча Башкорстан беренчелеге узган. Каразирек егете Нияз Миннияров 60 килограмм авырлык үлчәвендә матур чыгыш ясап, мактаулы икенче урынга чыккан. Көрәшчеләрне "Олимп" спорт мәктәбе тренерлары Рамил Касыймов тәрбияли.


Нет комментариев