Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлек саклау

Казан табиблары йөрәк эшчәнлеген туктатмыйча катлаулы операция ясаганнар

Казандагы Төбәкара клиник-диагностика үзәге хирурглары Татарстан кардиохирургиясе тарихында беренче тапкыр тибә торган йөрәккә аортокоронар шунтирование һәм аортага протез ясау буенча бер үк вакытта операция үткәрделәр.

70 яшьлек пациент аягында ампутация белән янаган кан әйләнеше бозылган табибларга мөрәҗәгать иткән. Тикшерү тромблар белән тулган аорта аневризмасын һәм шуның белән бергә йөрәкнең авыр чирен ачыклаган. Ике операцияне аерым-аерым уздыру үлем куркынычы тудырган, шуңа күрә бер үк вакытта йөрәк эшчәнлеген туктатмыйча эшләү турында карар кабул ителгән. Ике хирургия командасы (кардиохирурглар һәм кан тамырлары хирурглары) синхрон эшләде, бу пациентның  гомерен саклап калырга мөмкинлек бирде. Катлаулы операциядән соң икенче көнне үк ир - ат реанимациядән гомуми палатага күчерелде, димәк, савыгуга таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев