Тернәкләндерү үзәге - проект авторының туган авылында
«Тәгәрмәчле тернәкләндерү үзәге» Ютазы районына килә.
Ютазы авылына мондый тернәкләндерү үзәге район халкын сәламәтләндерү өчен киләчәк.
Исегезгә төшерәбез, мобиль тернәкләндерү комплексын Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим иткәннән соң, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы мобиль тернәкләндерү комплексының эшчәнлеген Казан шәһәренең 7нче дәүләт клиник хастаханәсе белән бергә оештырырга кирәклеге турында карар кабул ителде.
Моның өчен Казан «7нче дәүләт клиник хастаханәсе»нең 8 ординаторы проект җитәкчесе Марат Ильясовның мобиль тернәкләндерү комплексында белем эстәде. Хәзерге вакытта алар алган белемнәрен, күнекмәләрен ярдәмгә мохтаҗ кешеләр белән эшләгәндә актив кулланалар.
Тернәкләндерү курсы башланыр алдыннан район халкы табиб һәм комплекста урнаштырылган тренажерларны уйлап табучы белән әңгәмә узачак һәм күнекмәләр өчен киңәшләр алачак. Һәм, әлбәттә, һәр дәрес алдыннан температураны, пульсны һәм кан басымын үлчәү мәҗбүри, чөнки һәр табибның дәвалау алдыннан төп өндәмәсе: "Зыян китермәскә!».
Үзәккә килүчеләр тренажерларда үз мускулларын, буыннарын, очлыкларын тырышып эшләтергә мәҗбүр итә, ә аннары аларны физиотерапия аппаратлары ярдәмендә йомшарталар.
Февраль башыннан бу үзәк Ютазы авылына килеп урнашачак һәм проект җитәкчесе Марат Ильясовның туган авылы, балачагы һәм яшьлеге үткән Ютазыда яшәүчеләргә ярдәм итәчәк.
Бу җәһәттән очрашулар яңа елга кадәр үк башланган иде, ноябрьдә, район башлыгы белән проектны гамәлгә ашыруның төп нигезләре турында фикер алыштылар. Ә 2025 елның 20 гыйнварында «Урыссу үзәк район хастаханәсе»нең Ютазы табиб амбулаториясе территориясендә очраштылар, анда мобиль тернәкләндерү комплексы урнашачак.
Комплексны электр белән тәэмин итү, аның авылда урнашу вакытлары, мохтаҗ кешеләрне күнекмәләргә алып бару мөмкинлеге һәм халык җыенында бу мәсьәләләр буенча фикер алыштылар, анда Марат Ильясов үзенең тернәкләндерү өлкәсендәге яңалыклар турында да бәян итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев