Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

“Электросоединитель” заводы эшчеләре тыл хезмәтчәннәрен Җиңү бәйрәменә чакырды

Производство ветераннары - туган заводларында

Җиңү көне алдыннан "Электросоединитель" заводы коллективы үзендә Бөек Ватан сугышы елларында дошманны җиңү өчен фидакарь хезмәтләре белән үзләреннән өлеш керткән ветераннарны кабул итте.

Кызганыч, кайчандыр заводта хезмәт куйган Бөек Ватан сугышында катнашкан 68 эшченең берсе дә исән калмаган. Күптән түгел аларның соңгысы - Миргасим Мөгътәсим улы Садыйков дөнья куйган. Җиңү көненә багышланган тантаналы чарада катнашырга чакыруны да ике дистәдән артык тыл хезмәтчәненең санаулылары гына кабул итә алган.

Хөрмәтле кунакларны проходной янында чәчәкләр һәм тәбрикләүләр белән каршылаганнан соң, заводлылар аларны элекке хезмәттәшләре - фронтовиклар исемнәре уеп язылган истәлекле таш янына озата килде, ветераннар анда чәчәкләр салды. "Без үткәннәрне истә тотарга тиеш, шулай гына киләчәкне төзи алабыз" - предприятие директоры Рәшит Нәбиуллинның әлеге сүзләре барысын да, сугыш каһарманнары хатирәсен хөрмәтләү өчен, бер минутка тын калырга чакырды. Район башлыгы Рөстәм Нуриев исеменнән ветераннарны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Джанна Волкова тәбрикләде.

Очрашуның рәсми өлеше тәмамланганнан соң, кунаклар сый-нигъмәтле табын артына чакырылды, аның барышында завод артистлары өлкәннәр өчен матур концерт куйды. Предприятие ветераннары советы рәисе Фәния Иламова кунакларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Традиция буенча, гомерләрен тыныч тормыш өчен корбан иткән солдатларны искә алып, "фронт йөз граммы" кабул ителде. Предприятие ветераннары аның җитәкчелегенә җылы каршылавы, туган заводларында тагын бер тапкыр булу, аның данлы үткәнен искә алу, хәзерге вакытта ничек яшәвен белү мөмкинлеге биргән өчен бик рәхмәтле булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев