Казандагы авиазаводка ТУ-214 самолетларын ясауга рекордлы заказ килгән!
Казанның С. Горбунов исемендәге авиация заводы S7 Airlines компаниясе заказы буенча 100 дән артык ТУ-214 пассажир самолетын ясарга тиеш. Бу хакта Русия вице-премьеры Виталий Савельев «Белем. Фән» белем бирү марафонында хәбәр итте.
Ул Русия авиациясен үстерүгә ярдәм иткән S7 Airlines һәм шулай ук җирле Irkut компаниясенең МС-21 самолетларына заказ биргән "Аэрофлот"ка рәхмәт белдерде.
КАЗ ТУ-214 самолетларын 2027 елдан заказчыларга тапшыра башларга тиеш дип планлаштырыла. Самолет инде очарга яраклы дигән сертификатны алган.
Ростехның башкарма директоры Сергей Чемезов әйтүенчә, 2028-2029 елларга җитештерүне елына 20 самолетка кадәр арттырырга чамалыйлар.
Исегезгә төшерәбез, ТУ-214 самолетлары тулысынча Русия корылмаларыннан җыела. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та елга 20 самолет чыгару планлаштырылганын искәртте.
Фото: Максим Богодвид / РИА Новости
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев