Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

“Электросоединитель” заводы эшчеләре сәламәт яшәү рәвешен хуплый (фото)

Илдә тотрыксыз икътисадый вәзгыять кабатланып торган, тирә-як мохитнең даими рәвештә пычрануга дучар ителгән мәлдә, нинди милеккә ия булуына карамастан, предприятие һәм учреждениеләрнең уңышлы эшләнлеген беренче чиратта сәламәт кадрлар тәэмин итә.

Эшләү дәверендә хезмәткәрләрен матди яктан гына түгел, рухи яктан да хуплап килүче "Электросоединитель" җәмгыяте җитәкчелеге, узган ел ахырында үз эшчеләренең сәламәтлеген кайгыртуны тагын да ныклы контрольгә алган. Алар цехларда махсус оештырылган медицина почмакларында урнаштырылган тонометрлар белән кан басымнарын үлчиләр, үчләүгә басып, гәүдә авырлыгын ачыклыйлар һәм сәламәтлек көндәлегенә теркиләр. Соңгы диспансерлаштыру нәтиҗәләре нигезендә сәламәтлекләре буенча куркыныч төркемгә кергән илледән артык эшче аеруча игътибар үзәгендә тора. Соңгы таләпләр буенча оештырылган заводның медицина пунктында массаж кабинеты эшли. Барыннан да бигрәк, авыруга беренче ашыгыч ярдәм күрсәтү өчен барлык кирәкле препаратлар булдырылган. Районның баш табибы Светлана Шакирова шәфкать туташларының кул астында булган даруларның хәтта югары сыйфатка ия булуын ассызыклады. Ул хезмәттәшләренең пөхтә киемнәренә, үзара корылган әңгәмәдә яңгыраган беренче сүздән үк аларның югары һөнәрман булуларына тиешле бәяне бирми калмады.

Предприятие җитәкчелеге эшчеләр ашханәсендә сәламәт ризык әзерләүне дә көн кадагына куйган. Бүген менюда яшелчәләрдән ясалган төрле салатлар, боткалар өстенлек итә. Тәмле, шул ук вакытта сәламәтлек өчен файдалы булган төшке аштан соң, аеруча көн озынына утырып эшләүче кешеләр скандинавия йөрешенә чыга. Һәм, әйтергә кирәк, алар әлеге хәрәкәтнең технологиясен дә яхшы үзләштергән. Махсус таякларны җәмгыять үзе сатып алган. Эштән буш вакытны тынчу бүлмәдә яисә тәмәке көйрәтеп уздыруга караганда, саф һавада балык тоту да күпкә файдалы күренеш. Без бер төркем эшчене нәкъ менә шушы шөгыль артында очраттык та.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев