Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Урыссу бистәсендә яшәүче Финат Гайнуллин үзенең нәрсәгә сәләтле булуын һөнәрендә күрсәткән

Урыссу бистәсендә яшәүче Финат Гайнуллин башта ук һөнәрен дөрес сайлавы аркасында уңышка ирешә, ягъни сайлаган юлы аны кеше итә.

Кайчадыр электр-газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштергән Гайнуллин, моның өчен бер генә тапкыр да үкенми. Кулыннан эш килгән ир заты дөнья һәм үз-үзе белән гармониядә яши, дип исәпли мәкаләм каһарманы. Әлбәттә, киләчәктә аңа армиядә хезмәт итәргә, аннары укуын техникумда дәвам итәргә кирәк була. Әмма, әйдәгез әле барысын да тәртип буенча бәян итик. Үзен хезмәт кешесе итеп күрсәткән зат эшендә дә югары баскычка күтәрелә ала, дип саный Финат. Ничек кенә булмасын, мәкаләбез каһарманы белән шулай була. 2003 елда аны баш механик итеп билгелиләр, соңыннан, Урыссу химия заводының хокукый статусы үзгәргәч, ремонт-механика цехы начальнигы була. Аның портреты районның Мактау тактасында эленеп тора, бу күп нәрсә турында сөйли. Аралашучанлыгы буенча фикер йөрткәндә, Гайнуллин кешеләр белән уртак тел таба белә. Бүген аның кул астында 13 кеше хезмәт куя. Үзенә дә, башкаларга да таләпчән җитәкче мәктәп укытучыларын бераз юмор белән искә ала. Әйтик "ныгып җитмәгән акылларга" хәрби белем укытучысының тәэсир итү ысулларын ул гомере буена истә калдыра. Башкортстанның Бүздәк районы Зур Өчтүбә авылында туып үскән Финат фән гранитын кимереп, тешләрен авырттырмый һәм үрнәк тәртибе белән дә аерылып тормый. Һәм, ниһаять, военрукны "аталарча кайгырту" күрсәтергә мәҗбүр итә, малай исә укытучы кулының ныклыгын шактый тоеп өлгерә. Юк, педагог үсмергә сукмый, колагын гына бора, әмма шундый итеп бора ки, "таралган зиһене" шунда ук үз урынына утыра.

- Без укытучыларны ихтирам итә идек, сүз кайтармадык, - дип елмая Гайнуллин. - Мин шелтә алганмын икән, аның белән килешергә генә кала иде.

Шуны да билгеләп узу урынлы булыр, тормыш аны иркәләми. Шуңа да карамастан, үз чорындагы авыл малайлары кебек үк нык бала була: өлкәннәргә терлек карарга булыша, туган авылыннан биш чакрым ераклыкта урнашкан мәктәпкә укырга йөри, җәен анда - велосипедта, кышын чаңгыда йөрергә туры килә. Әнисе үлгәндә, малайга 12 яшь була, ә гаиләдә - җиде бала. Хәер, өлкән туганнары инде мөстәкыйль тормышта яшәгән була - Финатның өлкән абыйсы белән яшь аермасы - 18 ел. Нәкъ менә өлкән абыйсы аңа киңәшче һәм абруйлы зат була. Армиядә хезмәт иткән чорында әтисе дә дөнья куя. Шулай итеп, мәкаләбез каһарманына иртә өлкәнәергә туры килә. Сүз уңаенда, Хабаровский краенда танк гаскәрләрендә орудие наводчигы булып хезмәт итә. Мөгаен, аның төгәл, дөрес карарлар кабул итү сыйфаты шуннандыр. Шуңа яшь кеше өйләнгәннән соң, социаль гарантияләрне күп вәгъдә иткән Урта Азиягә дә чыгып киткәндер. Гаиләгә зыян китермичә аннан вакытында киткәндә дә шулай була.

Урыссу бистәсендә аның биографиясе аерылгысыз рәвештә Финат һөнәри чыныккан, һәм иң мөһиме, предприятие моңа булышлык иткән, Урыссу химия заводы белән бәйле. Мәкаләм каһарманы гаилә томышында да уңган, тормыш юлдашы белән алар ике ул тәрбияләп үстергәннәр. Уллары инде үз гаиләләре белән яши, уңышлары белән куандыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев