Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Урыссу ГРЭСында вакансияләр мини-ярминкәсе ике көн эшләде

Урыссу ГРЭСында эштән азат ителгән эшчеләр өчен кичә һәм бүген мини-ярминкә узды.

Беренче эш көнендә ярминкәдә Урыссу электр-механика заводы, Башкортстанның "ОЗНО-Измерительные системы" һәм "ОЗНО-Октябрьский механический завод" җәмгыятьләре катнашкан. Икенче көнне ярминкәдә катнашу теләген"Электросоединитель" заводы һәм Октябрьский каласының "Таргин Механосервис" җәмгыяте белдергән. Чара барышында эш белән тәэмин итүчеләр уннан артык һөнәр буенча 40 эш урыны тәкъдим иткән. Алар - слесарь-ремонтлаучы, электромонтер, токарь, эретеп ябыштыручы, фрезеровщик һәм башкалар. Район мәшгульлек үзәге директоры Наил Минневәлиев сүзләренә караганда, вакансияләр ярминкәсенә кыскартуга эләккән 25 эшче килгән. Аларга Ютазы районында актуаль булган вакансияләр турында мәгълүмат бирелгән. Ахырда эшчеләр киләчәктә эшкә урнашу максатында анкета һәм резюмы тутырган.

Беренче көн

Икенче көн

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев