Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Урыссу бистәсе өчен мөһим яңа предприятие булачакмы?

Район икътисадының сәнәгать тармагы өчен узып баручы ел «Урыссу» сәнәгать паркына яңа резидент - «Цемент-Трейд» җәмгыяте керүе белән әһәмиятле булды.

Компаниянең җитештерү инвестицияләре шактый җитди, шуңа күрә әлеге предприятиенең эшли башлавы район үсешенә яңа борылыш бирәчәк, дип уйларга нигез бар.

Бүгенге көндә сәнәгать паркы биләмәсендә 300 тонналы дүрт сыешлык урнаштырыла. Аларның икесе инде тулысынча куелган, ә калган икесен урнаштыру буенча әзерлек эше бара. Цемент кабул итү өчен тимер юлы аша керү юллары бар. Исегезгә төшерәбез, сәнәгать паркы Октябрьский базасы (элеккеге “Техснаб”) биләмәсендә эшли.

- Кабул итү пунктының төзелеше түбәндәгечә, - дип ачыклык кертте «Горизонт сәнәгать паркы идарә итү компаниясе» җәмгыяте директоры урынбасары Борис Ляндов, - вагоннан цемент җир асты бункерына бушатыла һәм чимал насос-компрессор линиясе аша, автомат рәвештә, сыешлыкка тапшырыла. Ә цемент «Цемент-Трейда» заводларына җибәреләчәк. Якын киләчәктә компаниянең планнарында - цементны төргәкләү, төбәкләр буенча ваклап-күмәртәләп сатуны җайга салу, шулай ук тимер-бетон эшләнмәләре (шпаллар, терәкләр, боҗралар, бордюрлар...) җитештерүне башлап җибәрү. 

Хәтерләсәгез, элегрәк бу биләмә сәнәгать мәйданчыгы буларак эшли иде. Сәнәгать паркы дәрәҗәсенә ул 2017 елда күтәрелде. Бу «статуска» ия булу өчен берничә шартны үтәү таләп ителде, аларның иң мөһиме – биредә гамәлдә булган резидентларны 2 МВт электр энергиясе белән тәэмин итү. Ляндов сүзләренчә, әлеге шартлар үтәлгән: сәнәгать паркының энергия ресурслары җитәрлек күләмдә – якынча 3МВт. Исегезгә төшерәбез, биредә 19 резидент үз эшчәнлекләрен алып бара. Алар, сүз уңаеннан, дәүләт тарафыннан берничә өстенлектән файдалана ала, шул исәптән - транспорт салымыннан, җиргә һәм милеккә салым түләүдән азат ителү. Шулай ук паркның географик урнашуы һәм андагы транспорт челтәре Урыссуда сәнәгать паркына инвестицияләр җәлеп итүдә мөһим урын алып тора. Биредәге резидентларга тукталсак, Борис Ляндов ассызыклаганча, мәсәлән, «ДевонСервис» җәмгыяте Урыссуда әһәмиятле үзәк, “баш мие” булып тора. Чөнки сәнәгать паркында компаниянең офисы урнашкан. Җәмгыять хезмәткәрләре санына килгәндә, алар якынча 200 кеше. Алар нефть скважиналарын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү белән шөгыльләнә. Димәк, бу шактый зур предприятие, һәм ул район бюджетына зур күләмле табыш кертә.

Сәнәгать паркы биләмәсендә тагын нинди җитештерү предприятиеләре эшли соң? Корпус җиһазлары җитештерүче «Парадайз» җәмгыяте. Ул югары сыйфатлы материаллардан шәхси заказлар буенча җиһазлар ясый. Билгеле сәбәпләр аркасында әлегә җитештерүнең үз бренды юк. Әмма якын киләчәктә ул булачак. «РегионЭлектро» җәмгыятенең эш юнәлеше - төрле модификацияле комплектлы трансформатор кече станцияләре (КТП) җитештерү. Предприятиенең продукциясе нефть һәм газ чыгару сәнәгате, авыл хуҗалыгы җитештерүе, төзелеш тармагының барлык өлкәләрендә дә кирәк. Шулай ук монда идарә итү станцияләре щитлары, резервны автомат кертү шкафлары җитештерелә. Теплицаларда сортлы җиләк үстерү белән шөгыльләнүче эшкуар Азат Әхмәдишин үз эше буенча танылу алды. Аның продукциясенә ихтыяҗ зур.  Нәтиҗәдә, җитештерү күләменең артуы эшкуарга җитештерүне киңәйтергә - тагын бер теплицаны эшләтеп җибәрергә мөмкинлек бирде.

Күргәнегезчә, сәнәгать паркы биләмәсендә кече һәм урта бизнес компанияләре өчен тиешле һәр нәрсә бар. Монда үз эшен башлап җибәрүчеләргә ярдәм программалары эшли. Һичшиксез, «Урыссу» сәнәгать паркының инвестицияләр мөмкинлеге моның белән генә чикләнмәгән, ул әле ачыла гына башлады. Күп вакыт та узмаячак, шул ук «Цемент-Трейд» җәмгыяте, мәсәлән, районның иң мөһим предприятиесенә әверелергә мөмкин. Димәк, Урыссу халкына кайчандыр бетерелгән эш урыннары турында уйларга түгел, ә игътибарларын яңа барлыкка килгәннәре ягына юнәлтергә кирәк.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев