Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Юридик һәм физик затлар игътибарына

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы, Россия Федерациясе Җир кодексының 39.6, 39.12 маддәсенә ярашлы, Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы территориясендә урнашкан дәүләти милек чикләнмәгән җир участогына аренда килешүе төзү хокукына аукцион уздырылуы турында хәбәр итә.

Аукцион уздыруга нигезләмә: Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районы башкарма комитетының 2016 елның 26 февраленнән булган "Җир участогына аренда килешүе төзү хокукына аукцион уздыру турында"гы 149 санлы карары.

Торглар формасы - катнашучылар составы һәм бәягә тәкъдимнәр кертү буенча ачык аукцион.

Аукционны оештыручы - Ютазы муниципаль районы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы.

Аукцион предметы

Лот №1

Җир участогының урнашкан урыны: Татарстан Республикасы, Ютазы муниципаль районы, шәһәр тибындагы Урыссу бистәсе

Кадастр номеры -16:43:100105:886.

Җир участогының мәйданы - 637 кв. метр.

Җирләр категориясе - торак пунктлар җирләре

Файдалануга рөхсәт - сәламәтлек саклау учреждениесе бинасы

Җир участогына хокукка чикләүләр теркәлмәгән.

Аренда срогы: 3 ел.

Капиталь төзелеш объектының максималь һәм (яки) минималь рөхсәт ителгән параметрлары шәһәр төзелеше планына һәм проект документациясенә ярашлы билгеләнә.

Объектны электр челтәренә тоташтыруның техник таләпләре:

- ирекле куәт - 250 кВт;

- максималь йөкләнеш - 60 кВт.

- тоташтыру срогы - технологик ялгануга заявка биргән көннән соң 4 ай;

- техник таләпләрнең гамәлдә булу срогы - бирелгәннән соң ике ел;

Тоташтыруга бәя технологик тоташуга заявка биргән көннән соң билгеләнә.

Обьектны су белән тәэмин итү һәм канализация объектларына тоташтыруның техник шартлары:

- гамәлдәге челтәрләрнең чикле ирекле куәте - 0,4 м3/с;

- максималь йөкләнеш - 6 атм;

- капиталь төзелеш объектын инженер-техник тәэмин итү челтәрләргә тоташтыру срогы - килешү төзегән көннән башлап бер ай;

- техник шартларның гамәлдә булу срогы - бирелгәннән соң ике ел;

- техник тоташтыруга бәя белдерү басылган көнгә 856 сум тәшкил итә.

Объектны газүткәргечкә тоташтыруда техник таләпләр:

Объектны газ челтәренә тоташтыруга техник шартлар бар.

Торак йортны тоташтыру һәм техник шартлар бирү РФ Хөкүмәтенең 2013 елның 30 декабреннән булган "Капиталь төзелеш объектларын газ бүлү челтәренә тоташтыру (техник ялгау) кагыйдәләре турында"гы 1314 санлы карарына, "Газпром трансгаз Казань" ҖЧҖның газ бүлү челтәренә яңа объектларны һәм газдан куллану арту нәтиҗәсендә үзгәртеп корылган объектларны ялгауга техник шартлар бирү тәртибе турындагы 2014 елның 21 маеннан булган положениеләргә нигезләнеп гамәлгә ашырыла.

Проектны килештерү, газүткәргечне тоташтыру һәм җибәрү өчен башлангыч бәя 20000 сум тәшкил итә.

Еллык аренда түләвенең башлангыч бәясе (НДСны исәпкә алмыйча) - 381 100 (Өч йөз сиксән бер мең бер йөз) сум 00 тиен.

Задатка күләме - 381 100 (Өч йөз сиксән бер мең бер йөз) сум 00 тиен.

"Аукцион адымы" (3%) - 11 433 (Унбер мең дүрт йөз утыз өч) сум.

Задатка күчерү өчен счет реквизитлары:

ТОДК МФ РТ Ютазинский район р/с 40302810208215000450 Уруссинский ДО Бугульминского филиала АББ к/с 30101810000000000805 БИК 049205805 ИНН/КПП 1654019570/165501001, назначение платежа: Палата имущественных и земельных отношений Ютазинского муниципального района ЛР448032076-ПЗИО, задаток на оплату права на заключение договора аренды земельного участка.

Задатка керүе аукционда катнашуга заявкаларны карау датасына банк счетыннан өземтә белән расланырга тиеш.

Аукционда җиңүче дип табылган зат, яки РФ Җир кодексы 39.12 маддәсенең 13, 14 яисә 20 пунктына ярашлы җир участогына аренда килешүе төзегән башка зат керткән задатка җир участогы арендасы өчен түләү бәясенә кертелә. Әгәр әлеге затлар җир участогы арендасы килешүе төзүдән баш тартса, задатка кире кайтарып бирелми. Аукционда катнашкан, әмма җиңмәгән башка затларга, аукцион нәтиҗәләре турындагы беркетмәгә кул куйган көннән соң 3 (өч) эш көне дәвамында задаткалар кире кайтарыла.

Аукционны уздыру көне һәм вакыты: 2016 елның 8 апреле Мәскәү вакыты белән 14 сәгатьтә.

Аукционы уздыру адресы: 423950, ТР, Ютазы районы, Урыссу бистәсе, Пушкин ур., 38, кече утырышлар залы.

Катнашучыларны теркәү вакыты - 13.30 сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.

Җир участогын мөстәкыйль рәвештә теләсә кайсы вакытта карарга була. Торгларны оештыручы вәкиле белән бергәләп, вакытын алдан килешү буенча, җир участогын эш көннәрендә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә кадәр һәм 13 сәгатьтән 17 сәгатькәчә карарга мөмкин.

Аукционда катнашуга заявкаларны кабул итә башлау датасы - 2016 елның 3 марты.

Аукционда катнашуга заявкаларны кабул итүнең соңгы датасы - 2016 елның 4 апреле

Рәсми сайт: www.torgi.gov.ru

Заявкаларны кабул итү урыны һәм вакыты: ТР, Ютазы районы, Урыссу бистәсе, Пушкин ур., 38 (Ютазы муниципаль районы Җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы) адресы буенча Мәскәү вакыты белән эш көннәрендә 8 сәгатьтән 12 сәгатькә һәм 13 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр.

Элемтә телефоны: 8 (85-593) 2-76-31, электрон адрес: jutaza.palataizo@mail.ru

Аукционда катнашучыларны билгеләү урыны һәм вакыты: ТР, Ютазы районы, Урыссу бистәсе, Пушкин ур., 38, кече утырышлар залында, 2016 елның 7 апрелендә Мәскәү вакыты буенча 14 сәгатьтә.

Аукционга нәтиҗәләр ясау урыны һәм вакыты: ТР, Ютазы районы, Урыссу бистәсе, Пушкин ур., 38, кече утырышлар залында, 2016 елның 8 апрелендә, аукцион тәмамлангач.

Аукционга катнашуга дәгъва итүчеләр тапшырырга тиеш булган документлар исемлеге

1. Задатканны кире кайтару өчен банк реквизитлары күрсәтелеп, аукционда катнашуга заявка аукционны уздыру турындагы хәбәрдә каралган тәртиптә тутырыла.

2. Гариза бирүченең (гражданнар өчен) шәхесен раслаучы документлар күчермәсе.

3. Әгәр гариза бирүче чит ил юридик шәхесе булса, чит ил закончалыгына ярашлы юридик затны дәүләт теркәве турындагы документларның тиешле тәртиптә расланган рус теленә тәрҗемәсе.

4. Задатка кертүне раслаучы документлар.

Задатка кертүне раслаучы документлар задатка турында төзелгән килешү булып тора. Аукционда катнашуга гариза бирүче бер генә заявка бирергә хаклы. Заявка дәгъва итүче вәкиле тарафыннан бирелә икән, тиешле тәртиптә тутырылган ышаныч кәгазе күрсәтелә. Дәгъва итүчеләр аренда килешүе шартлары һәм заявка формасы турында мәгълүмат белән www.torgi.gov.ru рәсми сайтында таныша ала.

Аукционы уздыру, җиңүчене ачыклау, җир участогына аренда килешүе төзү тәртибе

Аукцион РФ Җир кодексына ярашлы уздырыла.

Җир участогына иң зур аренда түләвен тәкъдим иткән катнашучы җиңүче дип табыла.

Аукцион нәтиҗәләре турындагы беркетмә җиңүче белән җир участогына аренда килешүе төзү өчен нигез булып тора. Килешү аукцион нәтиҗәләре рәсми сайтта урнаштырылган көннән соң ун көннән дә иртә төзелми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев