Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Сәнәгать

Ютазы районының төп сәхнәсендә – хезмәт алдынгылары

Туган җиребез кырларыннан 60 мең тоннадан артык ашлык җыеп алган Ютазы илендә тантана - бүген ул үзенең фидакарь хезмәт куйган улларын һәм кызларын хөрмәтләде.

Сәхнәгә бер-бер артлы алдынгы игенчеләр, терлекчеләр, сәнәгать тармагы белгечләре, хезмәт династияләре, җәйге каникулда өлкәннәргә ярдәмгә килгән укучылар күтәрелде. Җитештерү тармагы алдынгыларын район башлыгы Рөстәм Нуриев, тантана кунагы - республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белегече Ришат Зарипов тәбрик итте. "Данон Россия" җәмгыяте вәкиле Камил Хаҗиев та бәйрәмгә буш кул белән килмәгән булып чыкты - ул тырыш терлекчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырды. Ә инде район мәдәният йорты артистлары башкарган концерт номерлары, Октябрьский шәһәреннән килгән "Ритмы-Беби" эстрада биюләре ансамбле чыгышы залда утырган һәркемгә бәйрәм бүләге булып барып иреште.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев