Бәйрәкә авылының Ютазы урамында җәяүлеләр юлын төзү тәмамланды
Бәйрәкә авылының Ютазы урамында җәяүлеләр юлын төзү үзара салым программасын тормышка ашыру кысаларында башкарылды.
Асфальт белән капланган юлның озынлыгы 285 метр тәшкил итә. Күптән түгел район юлчылары Кәрәкәшле авылында да җәяүлеләр юлын төзү эшен тәмамлады. Биредә Мирфатыйх Зәкиев урамы буенча төзелгән яңа парк янында 95 метр озынлыкта юл салынды.
Исегезгә төшерәбез, район җирлекләрендә яшәүчеләрнең үз торак пунктларын төзекләндерүдә матди катнашуы нәтиҗәсендә, социаль әһәмияттәге күп кенә объектларны тиешле торышка китерү мөмкинлеге ачылды. Үзара салым программасы буенча, һәр сумга республика бюджетыннан матди ярдәм өстәлә. Гомумән алганда, шактый зур сумма барлыкка килә, ул һәр торак пунктның мөһим мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелә. Шунысы мөһим, Ютазы халкы әлеге программада 2013 елдан бирле катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев