Беренче май бәйрәмен чисталык һәм тәртиптә каршылыйк!
Подгорныйлылар бергәләп өмәгә чыкты һәм зират биләмәсен тәртипкә китерде.
Өмәчеләр дәү агачларны кисте, ботакларын чыгарды, җирне корыган яфраклардан һәм үләннән чистартты. Исегезгә төшерәбез, май бәйрәмнәре алдыннан район халкы үз хуҗалыкларын гына түгел, җәмәгать урыннарын да чистарта һәм тәртипкә китерә. Гадәттәгечә бу көннәрдә предприятиеләр һәм учреждениеләргә беркетелгән биләмәләрне җыештыру буенча өмәләр оештырыла. Авыл халкы да читтә калмый: авыл җирлекләренең һәр торак үзәгендә кыштан соң җыештырыр урыннары табыла. Ярый әле кар астыннан «умырзаялар» гына чыкса. Сер түгел, кайберәүләр рөхсәтсез чүплекләр ясау буенча кырын эшләрен дәвам итә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, авыл җирлекләренә аерым игътибар бирелә, алар елдан-ел матурлана, тиешле дәрәҗәгә китерелә.
Кабер өстенә агач һәм куак үсентеләре утыртырга ярыймы? Мөгаен, ел саен зиратларны җыештыручылар бертөрле җавап бирерләр. Каберлекләргә утыртылган яшь кенә нәзек үсентеләр еллар үтү белән, ябалдашларын киң җәеп, бик биек булып үсеп китә. Карт агачлар һәм куаклыклар белән көрәш – зур көч һәм техника җәлеп итүне сорый торган эш. Шуңа күрә каберлекләргә туфракны каплаучы үсемлекләр һәм чәчәкләр утырту отышлы булыр диясе килә. Чүп үләне дә аза алмас, киләчәк буыннар өчен дә кулай булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев