Әбсәләм авылының Юл буе урамында өр-яңа юл салыначак
Әбсәләм авылы зираты - районда иң тәртипле һәм чиста зиратларның берсе.
Узган елда Башкортстанның "Пакер" фирмасы көче белән зират өе тергезелгән булса, быел шул ук иганәче ярдәме белән тагын бер хуҗалык блогы төзелә, изге урынның ихатасы ныгытыла. Ураза бәйрәме алдыннан "Пакер" фирмасы мәчет янында санузель төзеп куярга да мөмкилек тапты, дип хәбәр итте Әбсәләм авыл җирлеге башлыгы Резида Ибраһимова. Әбсәләм авылында Татарстан нефтьчеләре көче белән хоккей тартмасы тергезелә башлаган. Авыл башлыгы җитәкчесе сүзләренә караганда, үзара салым акчасына быел Әбсәләм авылының Юл буе урамында өр-яңа юл салыначак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев