Идарәче компания» ҖЧҖ - башкарасы эш күп, башкарылганы да шактый
Коммуналь уңайлыклар күрсәтелә торган объектлар Урыссу бистәсендә генә урнашып калмаган, алар Димтамак, Алабакүл һәм Әбсәләм авылларында да бар – барлыгы 81 күп фатирлы йорт.
Бүгенге көндә компания эшчеләре биш күп фатирлы йорт подъездларында агымдагы ремонт ясау эшләрен тәмамлады. Моннан тыш, район үзәгенең Урыссу урамындагы 30, Пушкин урамындагы 111 һәм 113 санлы йортлардагы фатирларда суүткәргечләрне тулаем алмаштырылган.
Агымдагы елда “Идарәче компания” җәмгыяте, күрсәтелә торган торак-коммуналь уңайлыклар өчен милекчеләр түли торган акчалар хисабына, шулай ук, Урыссу бистәсенең Яшьләр урамындагы 1 санлы йортның отмосткасын төзекләндергән. Пушкин урамындагы 113 санлы йортның подъездларга керү сукмаклары тәмам тузган булу сәбәпле, өр яңадан асфальт юл салынган. Горький урамындагы, 1 һәм Урыссу урамындагы 19 санлы йортларның түбәләрендә агымдагы ремонт эшләре башкарылган. Тукай урамындагы 21 санлы йортта чарлак җылытылган. Шушы ук эшне Тукай урамындагы 21а санлы йортта башкару өчен кирәкле материалны сатып алуда Идарәче компаниягә район муниципалитеты ярдәм кулы сузган.
Әлеге коммуналь хезмәт тарафыннан башкарлыган башка төрле эшләр һәм алар киләсе көннәргә корган планнар турында район гәҗите битләрендә укырга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев