Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төзекләндерү

Кече Урыссу халкы авылларының 100 еллыгына әзерләнә

Район җитәкчелегенең халык белән ел саен уздырылучы очрашулары башланды, анда тормышны тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре дә катнаша.

Җыеннарда авыл җирлекләре башлыклары 2023 елда үзара салым кысаларында башкарылган эшләр турында хисап тота һәм киләсе елга бурычлар белән таныштыра.

Ташкичү авыл җирлегенә Кече Урыссу, Ташкичү, Биектау һәм Хөррият авыллары керә. Анда яшәүчеләр үзара салым программасында актив катнаша. Мәсәлән, Хөррияттә үзара салым акчасы авыл зиратын төзекләндерүгә һәм биредә хуҗалык кирәк-яраклары саклау өчен бина төзүгә юнәлтелгән. Әлеге эш 2024 елда да дәвам итәчәк.
Биектауда халык үзара салым акчасын зиратны коймалау өчен кулланган. Киләсе елда зиратның алгы ягын евроштакетниктан ясау күздә тотыла.

Ташкичүдә урам челтәрен су белән тәэмин итү системасын яңарту буенча эш дәвам итә. 
Кече Урыссуда үзара салым акчасы шулай ук су белән тәэмин итүгә тотыла. Моның өчен кирәкле барлык материаллар алдан сатып алынган. Бүгенге көндә горизонталь бораулау белән 500 метр озынлыктагы суүткәргеч салынган һәм өч кое урнаштырылган. Аларның берсенә янгын гидранты куелган. Башка суүткәргеч коелары — япкычлы арматуралы коелар. Якын киләчәктә артезиан су чыганагына тоташтыру планлаштырыла.

Киләсе 2024 ел Ташкичү авыл җирлеге халкы өчен юбилей елы: Кече Урыссу авылына нигез салынуга 100 ел тула. Киләсе елда авылда яңа ФАП төзү планлаштырыла. Аңа асфальт юлны үзара салым акчасына салу күздә тотыла. Шулай ук спорт мәйданчыгы янына исемле җимеш агачлары утырту планлаштырыла. Авылның 100 еллыгы уңаеннан төзелгән сквер авылга үзенә күрә бер ямь биреп торыр иде. Бу хакта Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Рамил Вәлиев хәбәр итте. Авыл халкы җыенда Кече Урыссуга керү юлына стела урнаштыру тәкъдиме белән чыкты. Җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Закуан Ильясов халыкның тәкъдимнәрен игътибарга алды.

Җыен ахырында анда катнашучылар 2024 елда үзара салым акчасын элеккечә — балигъ булган һәр кешедән 500 сум күләмендә калдырырга, ә хәрби хезмәткә алынган һәм махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче ир-егетләрне үзара салымнан азат итәргә карар кылды.

Роза ӘХМӘДИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев