Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төзекләндерү

Көнүзәк мәсьәләләр бергәләп хәл ителә

Узган сишәмбедә район башлыгы Аяз Шәфыйгуллин тарафыннан үткәрелгән атна саен халыкны кабул итү чарасы ТР Рәисе Идарәсенең территорияләр белән эшләү буенча киңәшчесе Артур Соловьев катнашлыгында узды.

Гадәттә халыкны бергәләп кабул итү муниципалитет күләмендә генә түгел, республика югарылыгында игътибар таләп иткән мәсьәләләрне тиз арада хәл итү мөмкинлеге бирә. Бу юлы башлыкка Дым-Тамак, Иске Каразирек һәм Кәрәкәшле авылларында яшәүчеләр мөрәҗәгать итте. Алар кузгаткан мәсьәләләр тиешле хезмәтләрнең карарын көтә. Мәсәлән, беренче очракта мөрәҗәгать итүченең соравы күрше биләмәләр арасындагы гауганы хәл итүдә ярдәм күрсәтү зарурлыгына бәйле иде. Бер күршенең маллары икенчесенең ихатасына зыян китерә икән. Иске Каразиректә яшәүче ташландык гаражлар астындагы җирләрне арендага алырга әзер булуын белдерде. Аннан соң килгән кеше туризм өлкәсендә кәсеп-планнарын уртаклашты. Аяз Шәфыйгуллин һәм Артур Соловьев һәр кешене игътибар белән тыңлады. Барлык мәсьәләләр буенча җаваплар бирелде, аларның бер өлеше урыннарга чыгып, әлеге мәсьәлә белән якыннан танышып хәл итүне көтә. Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Алинә Хөббәтова закон-таләпләр күзлегеннән үз аңлатмаларын бирде. Артур Соловьев район җитәкчелегенең халык белән ачык әңгәмәсенең мөһимлеген билгеләде. ТР Рәисе Идарәсе киңәшчесенең эш сәфәре халыкны кабул итү белән генә чикләнмәде.  Аяз Шәфыйгуллин, район башкарма комитеты җитәкчесе Светлана Самонина һәм район башкарма комитеты җитәкчесенең  инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Захаров белән бергәләп, Артур Соловьев җәмәгать объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау барышы белән танышты. Делегация районның күләмле эшләр барган төп төзелеш мәйданчыкларында булды, аларның к айберләрендә эш төгәлләнүгә бара. Чистарту корылмалары, концерт залы бинасын һәм картинг трассаларын төзү, ЦДТга, Урыссу үзәк район хастаханәсенең кайбер корпусларына капиталь ремонт бу. Графикны үтәү, чималларның сыйфаты, төзелеш мәйданчыкларында хәвефсезлеккә аеруча зур игътибар бүленде.

Делегация төзелеш һәм ремонт  эшләренең тизлеге расланган планнарга ярашлы сакланырга тиеш дип билгеләде. Исегезгә төшерәбез, объектларны август азагында тапшыру күздә тотыла. Чистарту корылмаларыннан тыш: биредә тапшыру графигы – сентябрьдә. Ахырда район җитәкчелеге һәм газ хезмәте вәкилләре Байлар авылында яшәүче СВО яугире гаиләсендә булды: аның хатыны гаражга керү белән мәшәкатьләр тууны белдерде. Мәсьәлә хәл ителәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев