Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төзекләндерү

Урыссу бистәсендәге беренче өмәдә йөзгә якын кеше катнашкан

Узган атна ахырында, 1 апрельдә, районда санитар-экологик ике айлык старт алды.

Инфраструктура үсеше бүлеге мәгълүматлары буенча, Урыссу бистәсендәге беренче өмәдә йөзгә якын кеше катнашкан. Бергетелгән территорияләрне, торак пунктлар урамнарын җыештыруга учреждениеләр, бүлекләр, хезмәтләр һәм предприятиеләр хезмәткәрләре чыккан. Быелгы яз соңлады. Шул ук вакытта февральдә "Төзекләндерү" МУП һәм сәнәгать предприятиеләре көчләре белән Урыссу бистәсеннән кар чыгару башланды. Шуңа күрә район үзәге юллары иртә ачылды, аларда гамәлдә боз колеясы булмады. Узган өмә барышында анда катнашучылар газоннардагы кар өемнәрен таратты, юл кырыйларын чүп-чардан, җир-туфрактан тазартты. Әйтик, Урыссу химия заводы эшчеләре Үзәк тыкырыктагы юлны чистарткан һәм асфальттан ике КамАЗга якын чүп чыгарган. Урыссуның төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча предприятиесе Тукай урамы һәм Яшьләр тыкырыгы буенча эшләгән. "Водоканал"ның ЗИЛ йөк машинасы Муса Җәлил урамы буенча эшләгән. "Электросоединитель" Ленин урамы буенча тәртип урнаштырган. Газ хезмәте коллективы Урыссу урамыннан башлап үз административ бинасына кадәр территорияне чистарткан. Урыссу гимназиясенең хезмәт десанты Октябрьский күпереннән башлап Урыссу бистәсенә кадәр юл буйларын тәртипкә китергән.

Авыл җирлекләрендә дә удар хезмәт өмәләре узган. Авыл халкы тарафыннан һәр йөз метр саен юл буйларына куелган чүп тутырылган капчыклар оператив рәвештә "Төзекләндерү" МУП эшчеләре тарафыннан алып кителгән. Районда өмәләр дәвам итә. Район башкарма комитеты карарына ярашлы, бу көннәрдә үз эшләрен идарә оешмалары активлаштырырга тиеш, аларга атна саен йорт яны территорияләрен чистартуда катнашырга туры киләчәк. Әлеге карар белән үк үз эшен административ комиссия дә активлаштыра: ягъни торак пунктларны төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен административ җәза билгеләнергә мөмкин. Исегезгә төшерәбез, өйдәге каты көнкүреш калдыклары тутырылган капчыклар өчен контейнерлар һәм чүп чыгару машинасы билгеләнгән. Аларның урыннары йорт яннарында, урамнарга урнаштырылган урналарда түгел. Рөхсәт ителмәгән чүплекләр оештырудан һәм аларны тулыландырудан, йорт яны территориясендә чүп, җыелган яфраклар һәм чыбык-чабык яндырудан ерак торырга чакырабыз. Подъезд, дамба артындагы алан, юл буйлары, ишегаллары, гаражлар янындагы территория, күрше йорт почмагы, нарат астындагы яшерен урын - бу шулай ук безнең йортның бер өлеше. Һәм андагы тәртип өчен өмәдә катнашучылар гына түгел, районның һәрбер яшәүчесе җавап бирә. Шуңа күрә, хөрмәтле райондашларыбыз, хезмәт десантына кушылырга чакырабыз - санитар-экологик ике айлык дәвам итә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев