Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төзекләндерү

Урыссуның 2 санлы балалар бакчасы матур кыяфәт ала

Бүгенге көндә республика программасы буенча каралган төзелеш-монтаж эшләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең икесендә дә тулаем тәмамланды. Бу республика бюджетыннан каралган акчалар үзләштерелеп бетте дигән сүз. Хәзерге вакытта группа биналарында бара торган эчке отделка, территорияне төзекләндерү муниципалитет хисабына башкарыла, - дип белдерделәр район мәгариф бүлегендә. Капиталь ремонттан соң ачу тантанасына кадәр...

Бүгенге көндә республика программасы буенча каралган төзелеш-монтаж эшләре мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең икесендә дә тулаем тәмамланды. Бу республика бюджетыннан каралган акчалар үзләштерелеп бетте дигән сүз. Хәзерге вакытта группа биналарында бара торган эчке отделка, территорияне төзекләндерү муниципалитет хисабына башкарыла, - дип белдерделәр район мәгариф бүлегендә.

Капиталь ремонттан соң ачу тантанасына кадәр бер ай вакыт калып баручы Урыссуның 2 санлы балалар бакчасында бүген эш кайный.

Ишек һәм тәрәзәләре алмаштырылган, эчке инженер системалары тулысы белән яңартылган бакча бүлмәләрендә кояш нурлары биеп тора - алар тагын да яктыра һәм зуррая төшкән кебек тоела. СанПин таләпләре кысаларында унитаз һәм раковиналар куелган санузель бүлмәләре сабыйлар өчен тагын да уңайлана төште, дип ремонт барышы белән таныштырды безне учреждение мөдире Гөлнара Җиһаншина.

- Бүгенге көндә республика программасы буенча каралган төзелеш-монтаж эшләре 2 һәм 5 санлы мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең икесендә дә тулаем тәмамланды. Бу республика бюджетыннан каралган акчалар үзләштерелеп бетте дигән сүз. Хәзерге вакытта группа биналарында бара торган эчке отделка, территорияне төзекләндерү муниципалитет хисабына башкарыла, - дип белдерде район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев