Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Төзекләндерү

Урыссуда «акыллы» IP-домофоннар урнаштыру эше дәвам итә

Урыссу бистәсендә, «Имин шәһәр» программасы кысаларында, күп фатирлы йортлар әкренләп IP-домофонга күчә.

Хәзерге вакытта Урыссуда тугыз күп фатирлы йортка IP-домофоннары урнаштыру эше бара. Йортта яшәүчеләрдән моның өчен өстәмә түләү алынмый.

— IP-домофония хезмәте белән тәэмин итүче «Таттелеком» эшне үз акчалары хисабына алып бара, йортта яшәүчеләр бары тик ай саен гына түләп барачак. «Акыллы» домофон ияләре айга нибары 45 сум түләячәк, — дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Оксана Власова.

Искәртеп узабыз, IP-домофоннар гадәтиләреннән шуның белән аерыла: мәгълүмат локаль яки интернет челтәре аша тапшырыла. 

«Акыллы домофон» системасы подъездга кергән һәм аннан чыккан кешеләрнең хәрәкәтен смартфоннан күзәтү мөмкинлеген бирә. Бу система баланың хәрәкәт итүен белергә, яки якын кешеңне, җир шарының интернет тоткан теләсә кайсы ноктасыннан күзтеп, подъездга кертергә мөмкинлек бирә. 

IP-домофондагы язма шулай ук узган ике көн эчендәге мәгълүматларны саклый. Әгәр подъездга яки фатирга җинаятьче үтеп керсә, аны домофон видеосы буенча исәпләп чыгарырга мөмкин булачак. 

Хәзерге вакытта «Идарәче компания» җәмгыяте күпкатлы йортларда яшәүчеләр белән килешүләр төзүне дәвам итә. Чиратта биш катлы алты йорт тора.

Әлфия ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев