Ютазы районында санитар ике айлык игълан ителде
Районда 1 апрельдән 31 майга кадәр санитар чистарту, яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча ике айлык игълан ителә.
Ике айлыкның төп юнәлешләре булып урамнарны чистарту, агачлар һәм чәчәкләр утырту, рөхсәт ителмәгән чүплекләрдән арыну, зират территорияләрен чистарту, җәяүлеләр аркылы чыгу урыннарында билгеләрне яңарту, юл билгеләрен норматив дәрәҗәгә китерү тора. Хәзерге вакытта Урыссуның төзекләндерү буенча предприятиесе Урыссудан 6 мең кубометр кар чыгарган. Бу эштә районның "Электросоединитель", химия заводы, Урыссу ГРЭСы, "Волма-Әбсәләм", Әпсәләм комбинаты, Урыссу руда булмаган материаллар предприятиесе һәм Ютазы элеваторы кебек сәнәгать предприятиеләре актив катнашкан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев