Уҗым культураларының уңдырышлылыгы шатландыра
Узган атна азагы районда урып-җыю эшләре башлану белән билгеләнде.
Җомга көнне берьюлы ике авыл хуҗалыгы коллективында уҗым культураларын җыюга төштеләр. Мәсәлән, "АгроМир" җәмгыятендә, эш башлар алдыннан, авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентрның Ютазы бүлекчәсе белгечләре, коллектив җитәкчесе ашлык уру комбайннарын бөртеклеләрне югалту-югалтмауга тикшерде. «АгроМир»да урып-җыю бу көнне 100 га уҗым бодае басуында башланды. Бәйрәкә игенчеләре өчен бу – бер көнлек эш. «АгроМир» җәмгыятендә уҗымның культураларының тоташ мәйданы -1317 гектар. Авыл хуҗалыгы сәнәгате ветераны Сәгадәтулла Төхбәтуллин билгеләвенчә, «АгроМир»да урып-җыюга чит илдә һәм үзебездә җитештерелгән ашлык уру комбайннары төшкән. Коллектив игенчеләре Мәүзир Латыйпов, Рамил Касыймов, Ришат Фәррахов, Ленарис Кәтиев зур эш тәҗрибәсенә ия. Игенчеләрнең хезмәт нәтиҗәләре куандыра – уҗым бодаеның уңдырышлылыгы – бер гектарга 36,8 центнер.
Беренчеләрдән булып урып-җыюны башлаган янә бер коллектив - «Рамил Гәрәев» крестьян-фермер хуҗалыгы. Биредә 40 га мәйдандагы уҗым бодае тезмәгә салынган. Культураның гомуми мәйданы – 200 га. 10 гектарда ашлык сугылган һәм коллектив амбарларына салынган.
- Бүгенгә амбарга ташылган уңышны чистартабыз һәм киптерәбез, - ди Гәрәев. – Ашлыкның дымлылыгы 17-18 процент тәшкил итә.
- Уңыш куандырамы?
- Әйе, бер гектардан 30 центнер тирәсе.
- Басуда ничә комбайн эшли?
- Өч. Берсе ура, икесе суктыра. Әлегә тезмәгә салуны туктатып тордык, яңгырлар көтелә.
- Күк төсендәге күлмәкле, елмаеп торган йөзле комбайнчының исем шәрифләре ничек?
- Дон-1500 комбайны кабинасында – басу батыры Радик Хәкимуллин ул. Аны авыл хуҗалыгы сәнәгатенең башка алдынгылары исәбендә район Сабантуенда тәбрикләдек. Әйткәндәй, ул гаилә башлыгы, улына сигез ай. Димтамакка күрше республикадан күчеп килде. Ашлык ташуда - Ягъфәр Гарипов, уруда Дамир Гәрәев мәшгуль. Бар егетләр дә – үз эшенең осталары, җир эшенең бөтен нечкәлекләрен дә белә алар.
Мәгълүмат. Авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүматлары буенча, районда уҗым культуралары мәйданы 4498 гектар тәшкил итә, шуның 3718е – бодай. Район буенча тоташ алганда 14 874 га мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 7314 гектарда техник культуралар җыеп алырга кирәк.
Роза Әхмәдиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев