Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

Бәйрәкә авылында көчле җил чыгып, бер йортның түбәсен алып очыра

Бүген чыккан көчле җил Тукай һәм Пушкин урамнары буенча котырган.

Бүген, 7 июньдә, Бәйрәкә авылында көчле җил булаы. Кызганычка каршы, ул Тукай урамындагы бер йортның түбәсен  алып очырган.
Бу уңайдан Бәйрәкә авылы халкы үтенеч белән мөрәҗәгать итә:

- Хөрмәтле авылдашлар!!!
Сез үзегез шаһит булдыгыз, бүген табигать үз көчен безнең авылда кабат күрсәтте. Көчле җил Тукай урамында яшәүче авылдашыбыз Алинә Сәлахованың йорт түбәсен алып аткан. Хәзер яңгырлар ява, һәм өйгә күпме су кергәнлеге билгесез…
Гаиләдә ике кечкенә бала бар. Хәзер аларның түбәне ашыгыч рәвештә алыштырырга финанс мөмкинлекләре юк. Шуңа күрә битараф булмаган барлык кешеләргә кем ничек булдыра ала, ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итәбез.
Акчаны Алинәгә яки Зилә Савитовнага шәхсән бирергә була. Шулай ук +79179256579 (Совкомбанк) номеры буенча да тәрҗемә итәргә мөмкин.
Сумма зур булмаса да, барыбер бу зур ярдәм булачак. Ходай сакласын сезне. Әйдәгез, авылдашыбызга ярдәм итик,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев