Башкалабызда 20 ел эчендә тәүге тапкыр үсмерләр арасында җинаятьчелек арта башлаган
Казан мэры шундый саннар китерде
Казанда гына түгел, үсмерләр җинаятьчелеге бөтен Русия буенча арта икән
Казан мэры Илсур Метшин 2024–2025 еллар шәһәрдә үсмерләр җинаятьчелеге арткан дип хәбәр итте. Аның сүзләренчә, үсмерләр арасында хокук бозулар проблемасы һәрвакыт булачак. Бу хакта ул балигъ булмаганнар эшләре буенча шәһәр комиссиясенең утырышында сөйләде.
Ул 20 еллык статистик мәгълүматлар китерде: җинаятьләр кылган үсмерләр саны дүрт тапкыр диярлек кимегән — 2006 елда 837 үсмердән 2025 елда 221гә кадәр, ә җинаятьләр саны 927дән 315кә кадәр кимегән. Ләкин 2024–2025 елларда җинаятьчелек арта башлады. Бу хәл бөтен илгә дә кагыла.
Мэр җинаятьчелек артуның бер сәбәбе булып виртуаль чынбарлык торырга мөмкинлеген белдерде.
«Без белгәнчә, Украина ягыннан махсус үзәкләр эшли, алар безнең үсмерләрне диверсия һәм террористик эшчәнлеккә җәлеп итүгә юнәлтелгән. Андый эшнең нәтиҗәләре мәктәпләргә һәм башка уку йортларына һөҗүмнәрдә чагыла», — дип фаразлады ул.
Сөйләшү вакытында Пермь өлкәсендә булган фаҗига дә искә алынды: 17 яшьлек укучы мәктәпкә керү урынында рус теле һәм әдәбияты укытучысына пычак белән һөҗүм иткән. 56 яшьлек хатын-кыз хастаханәдә вафат булды.
«Үсмерләр гаделсезлекне авыр кабул итә һәм күңелсезлеккә тиз тәэсир итә. Аларның ризасызлыгы — еш кына игътибар, мәхәббәт һәм тану өчен яшерен үтенеч. Сезнең уртак бурычыбыз — һәр үсмер үзен читләтелмәгән итеп хис итәрлек шартлар тудыру», — дип билгеләп үтте Метшин.
Исегезгә төшерәбез, мондыйрак хәл гыйнварда Түбән Камада булган: 13 яшьлек үсмер уборщицаны пычак белән яралап, петарда шартлаткан. Хезмәткәр исән калган, аны хастаханәгә алып киткәннәр, ә баланы росгвардиячеләр тоткарлаган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев