Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

Бөгелмәдә яшәүче бер ир-ат чит ил машинасы сатып алам дип, алдакчыларга 2 млн сумнан артык акча күчерә

Бөгелмәдә яшәүче бер ир-ат чит ил машинасы сатып алырга теләп, 2 миллион сумнан артык акчасыннан колак каккан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, якынча мәгълүматларга караганда, 48 яшьлек ир-ат интернетта Ауропадан автомобильләр сайлау һәм китерү буенча хезмәтләр тәкъдим итә торган сайт тапкан. Шуннан соң аңа билгесез кеше шалтырата, үзен арадашчы компания хезмәткәре дип таныштыра һәм машина сатып алуга килешү төзергә күндерә. Гомуми суммасы 2,4 млн сумнан артык булган акчалар ир-ат тарафыннан өлешләп күчерелгән, янәсе тиешле хезмәтләр һәм таможня рәсмиләштерүе өчен.

Бөгелмәле үз характеристикаларына туры килмәгән машинаның фотосын алгач, аның алдануда шиге туа. Шул ук вакытта сатучы белән элемтәгә керү омтылышлары уңышсыз була — аферистлар элемтәгә чыкмый башлый. Ир-ат шулай ук машинасыз да, акчасыз да кала.

Җинаять эше кузгатылган, мошенникларны эзлиләр.

https://dzen.ru/a/adzZnodP7i9xApPE

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев