Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" гәзите - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

Бөгелмәдә яшүсмергә этләр һөҗүм итүе турындагы очракны Бастрыкин күз уңына алган

Русия Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин Бөгелмәдә этләр 13 яшьлек малайга һөҗүм иткән вакыйганы тикшерүне күз уңында тотарга кушкан.

 Бу хәл-вакыйга буенча инде җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

Һөҗүм Тепловозная урамында була. Өч эт бер яшүсмергә ташлана һәм аның аягын сөягенә кадәр ерта. Баланың кычкырган тавышына йөгереп килгән кешеләр коткара. Шаһитлар сөйләгәнчә, этләрнең хуҗалары булган икән, ләкин алар хәтта этләрне тартып алырга да тырышмаганнар. Җирле халык бу этләрнең кешеләргә һөҗүм итүенең беренче очрагы гына түгел, диләр.
Зыян күрүче балага медицина ярдәме күрсәтелгән. Хәзер аның тормышына һәм сәламәтлегенә берни дә янамый. Бөгелмә шәһәр прокуратурасы тикшерү оештырды. Аның барышында булган хәлнең барлык сәбәпләре һәм шартлары ачыкланачак, шулай ук җаваплы затларның хайваннар белән эш итү турындагы законнарны үтәве бәяләнәчәк.

https://dzen.ru/news/story/ade8fcbf-7af5-5fe9-b1c0-b6a154880d98?lang=ru&page=1&persistent_id=3365777802&rubric=Kazan&story=68438354-f86d-5ad4-a054-7efa2670813e&t=7469438193461362688

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев