Бөгелмәдә полиция хезмәткәре мәете янында табель пистолеты табылган
«Вечерняя Казан» басмасы ачыклаган мәгълүмат буенча, ике атна элек атылган җәрәхәт белән полиция хезмәткәренең мәете табыла.
Тикшерү барышында аның мәете янында табель пистолеты да булуы ачыкланган.
Шулай ук, бу хәлгә бәйле рәвештә, үз-үзенә кул салырга этәрү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылу турында мәгълүмат бар. Русия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе федераль округы буенча транспорт идарәсеннән бу уңайдан әлегә аңлатма бирелмәде.
Исегезгә төшерәбез, хокук сакчысының мәетен аның коллегалары тапкан. Редакция чыганаклары буенча, алган ярасы бик авыр булган, шуңа күрә ир-атны коткарып кала алмаганнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев