Чаллыдагы күпкатлы бер йортта газ шартлаган
Вакыйга

Чаллыдагы күпкатлы бер йортта газ шартлаган

Дәүләт торак инспекциясендә Чаллыдагы күпкатлы йортта газ шартлау белән бәйле гадәттән тыш хәл сәбәпләрен аңлаттылар.

— Шартлауның сәбәбе — икенче каттагы фатирда газ белән саксыз эш итүдән. Фатир хуҗабикәсе газ плитәсенең духовкасының кранын ачык калдырган, ә аннары тәмәке тарткан, бу җыелып торган газның шартлавына китергән, дип фаразлана, — дип аңлатма бирделәр ТР Дәүләт торак инспекциясендә. 
Инспекциядә ачыклык кертүләренчә, бу йортта газ җиһазларына техник хезмәт күрсәтү 2026 елның 18 июнендә уздырылган. Торак инспекциясе бу хәл-вакыйга буенча тикшерү эше башлады. Белгечләр газ җиһазларын файдалануда яки аңа техник хезмәт күрсәтүне үткәрүдә нинди дә булса хокук бозулар булганмы-юкмы икәнен билгели.

Исегезгә төшерәбез, бу вакыйга нәтиҗәсендә ике кеше зыян күргән — барысы да шушы фатирда яшәүче 50 яшьлек хатын-кыз, шулай ук аңа ярдәмгә килгән ГАИ хезмәткәре. Прокуратура гадәттән тыш хәл-вакыйга буенча тикшерү башлады. Подъездда газны өзделәр. Чаллы мэры Наил Мәһдиев биш катлы йортта булды, ул подъездагы төзелеш корылмаларының җимерелү куркынычы юклыгына инанды.

https://dzen.ru/a/akEHVRe30xWLiWJs?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop


Нет комментариев