Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

Яр Чаллыда полиция мошенниклык очрагын ачкан

Полиция телефон аша мошенниклар корбаны булган 89 яшьлек хатын-кызга 200 мең сум акчасын кире кайтарган. Пенсионер акчаны курьерга тапшырган, әмма соңыннан шикләнеп полициягә шалтыраткан.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, гыйнвар урталарында аңа торак-коммуналь хуҗалык  оешмасы хезмәткәре булып таныштырган хатын-кыз шалтыраткан. Ул җиһаз урнаштыру өчен гариза рәсмиләштерергә тәкъдим иткән һәм шәхси мәгълүматларны алдашып белгән. Берничә көннән соң пенсионерга кабат шалтыратканнар — инде антитеррор комитетыннан дип. Аңа аның исеменә исәп ачылган һәм аннан акча чит илгә күчерелгән дип хәбәр иткәннәр. «Җаваплылыктан качу» өчен хатын-кызга үзенең җыелган акчаларын «казначылыкка» тапшырырга тәкъдим иткәннәр.

Мошенникларга ышанып, пенсионер 200 мең сум җыйган һәм аларны курьерга биргән. Шуннан соң ул полициядән  дөрес эшләгәнме-юкмы икәнлекне сорарга уйлаган. Хокук сакчылары бу мошенниклар схемасы икәнен аңлатканнар һәм шунда ук курьерны – акча алып киткщн кешене эзләргә керешкәннәр.

Полицейскийлар ир-атны тапканнар. Ул посылканы китерүгә заказ алуын һәм җинаять турында белмәвен сөйләгән. Хәлне белгәч, ул төргәкне полициягә тапшырган. «Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

https://dzen.ru/news/story/ef87c3cb-d96b-5479-8889-93f62673c114?lang=ru&rubric=Kazan&fan=1&t=1769704221&persistent_id=3313779511&cl4url=933eba6f50c11c2f6d2d281afc80d6dd&story=43110c88-4925-50d8-af52-01b9016119ce

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев