Яссы Тугай мәчетенә манара урнаштырылды
Яссы Тугай авылында әһәмиятле вакыйга узды — яңа мәчеткә манара куелды.
Бу мөһим чара ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Гыйльманов катнашлыгында узды. Исегезгә төшерәбез, әлеге социаль объектны майның беренче көннәрендә үк файдалануга тапшырырга ниятлиләр. Күркәм тантанада шулай ук район башлыгы Аяз Шәфигулин, район советы Аппараты җитәкчесе Марьяна Вәлиуллова, район имам-мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин, Кече Урыссу авылы мәчете имамы Камил хәзрәт Абдуллин, башка дин әһелләре һәм җирле халык катнашты. Иртә таңда җыелганнарның догалары яңа мәчетнең яссытугайлылар өчен рухи үсеш урынына әверелүенә юнәлтелгән иде.
Сәфәрен дәвам итеп, Камил Гыйльманов Марьяна Вәлиуллова белән берлектә Ютазы мәктәбендә һәм 3нче Урыссу мәктәбендә булды. Ул педагоглар белән түгәрәк өстәл артында бүгенге көн өчен үтә мөһим тема — мәктәп укучыларының иминлеген тәэмин итү турында фикер алышты. Депутат бу юнәлештәге эшләр торышы белән җентекләп танышты, балаларны яклау чараларын көчәйтү буенча киңәшләр бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев