Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

Юлның каршы як полосасына чыгу Биектау районы трассасында ирле-хатынлының үлеме белән тәмамланган

ТРның Биектау районында җиңел автомобильнең каршы як полосага чыгуы аркасында үлемгә китерүче юл-транспорт һәлакәте булган.

Республика ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, "Лада Гранта" автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан һәм Chery автомобиле белән бәрелешкән.

ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә, ватан машинасындагы йөртүче һәм пассажир – ирле-хатынлы – алган җәрәхәтләрдән шунда ук һәлак булганнар. Chery Tiggo автомобиленең йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган.

Һәлакәт урынына Биектау районы прокуроры урынбасары Руслан Гатауллин чыккан. Әлеге факт буенча үткәрелә торган процессуаль тикшерү барышы район прокуратурасы контроленә алынган.

https://dzen.ru/a/aYhd2rQyR0fE8FPT?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop

Фото: Госавтоинспекция РТ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев