Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

Ютазы районында Йөклеләр көне билгеләнде

7 октябрьдә бөтен Русия Йөклеләр көнен – ана булуның мөһимлеген ассызыклаучы һәм булачак әниләргә ярдәм итүче бәйрәмне билгели.

Ютазы районында бу көн аеруча җылы һәм ихлас билгеләп үтелде. Район Мәдәният йортында бу көнгә багышланган чара узды. Район җитәкчелеге исеменнән булачак әниләргә сәламләү сүзе белән башкарма комитет җитәкчесе Светлана Самонина мөрәҗәгать итте, ул аларга сәламәтлек, иминлек һәм сабыйлары белән очрашу шатлыгын кичерү мизгелләрен теләде. "Хатын-кыз йөкле икәнен белгән вакыттан аның өчен бар нәрсә төптән үзгәрә. Булачак аналар өчен бик тә дулкынландыргыч чор башлана – алар үзләрендә яңа тормыш яралганын сизә, нарасыеның йөрәк тибешен тыңлый – бу чып-чын могҗиза!”, - дип билгеләде Светлана Самонина.
Бүген Ютазы районының 11 гүзәл заты әни булырга әзерләнә, һәм бу көн алар өчен үзенчәлеклегә әверелде. Русия Социаль фондының Ютазы районы белгечләре Наталья Глухова белән Валентина Гладкова йөкле ханымнарга һәм балалы гаиләләргә күрсәтелүче җәмәгать ярдәме чаралары турында җентекле бәян итте.
Аналарга һәм балаларга ярдәм күрсәтү – дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлеше. Районда бала тудыру йортыннан тантаналы каршы алу, исем кушу, бүләкләр тапшыру, гаилә һәм аналарга ярдәм күрсәтү максатында чаралар даими үткәрелә.
РДК солистлары Гүзәл Нигъмәтуллина белән Илдар Әхтәмов бәйрәм мохите тудырды, алардан ихлас чыгышлары булачак әниләргә яхшы кәеф бүләк итте. Илдар Әхтәмов барлык ир-егетләр исеменнән гүзәл затларны җылы котлады һәм аларга бөек тәгаенләнеше – яңа гомер бүләк итүе өчен рәхмәт белдерде.
Ютазы районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гүзәлия Фәхертдинова, аларның барысын да бәйрәм белән котлап, истәлеккә бүләкләр тапшырды. Бәйрәм “Әни хәзинәсе” осталык дәресе белән тәмамланды, аны тәҗрибәле булачак әни Ирина Абрамова үткәрде. Алар, бергәләп, шкатулка ясадылар, анда сабыйларының беренче истәлекле әйберләре сакланачак. Район гәзите редакциясе барлык котлауларга да кушыла һәм барча йөкле ханымнарга, аларның гаиләләренә сәламәтлек, имин йөклелек чоры һәм бәхетле аналык тели!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев