Ютазы таңы

Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

«Ютазы таңы» редакциясе халык янына — яңа машинада!

«Ютазы таңы» гәзите редакциясе Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановтан яңа «Лада-Веста» автомобиле алды.

Яңа ел алдыннан ясалган бу зур бүләк  исә редакция  хезмәткәрләренә Ютазы районы халкына тагын да якынрак булырга һәм райондагы  барлык мөһим вакыйгаларны  яктыртырга мөмкинлек бирәчәк.

Ачкычларны тапшыру тантанасы Казанның иң күркәм җирендә – яңа  «Миллениум Панорама» кунакханәсе  янында  узды.  Анда Рөстәм Миңнеханов районнарның киң мәгълүмат чараларының җәмәгатьчелек фикерен формалаштырудагы һәм һәркемгә мәгълүмат җиткерүдәге әһәмиятен билгеләде. «ТАТМЕДИА» акционерлар җәмгыяте филиалларына тапшырылган 48 «Lada Vesta»ның берсе  «Ютазы таңы» гәзитенә тапшырылды. «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, яңа автомобильләрдә сыйдырышлык һәм уңайлылык күбрәк, бу редакцияларның  эше өчен бик мөһим. Алынган автомобиль — транспорт чарасы гына түгел, безнең сезнең янәшәдә булу, сезнең тарихларны сөйләү һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә ярдәм итү омтылышыбызны күрсәтә. «Ютазы таңы» Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка ярдәме һәм ышанычы өчен чын күңелдән рәхмәт белдерә! Без сезнең өчен ышанычлы мәгълүмат чыганагы һәм хакимият белән халык арасында мөһим бәйләүче булып калу өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев