Кама елгасындагы боз астына төшеп киткән ир-атны коткарганнар
Вакыйга

Кама елгасындагы боз астына төшеп киткән ир-атны коткарганнар

Бу вакыйга Чистайда була.

 Кама елгасындагы боз астына төшкән 69 яшьлек ир-атны коткаралар. Шаһитлар тиз арада коткаручыларга хәбәр иткән, ул ир-ат өскә чыга алган, ләкин боз өстендә хәрәкәтсез  яткан.

Урынга Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Үзәге инспекторлары «Хивус‑6»  көймәсендә килгән. Коткаручылар ир-атны ярга алып чыга. Медицина ярдәменнән баш тарткан, дип хәбәр иттеләр Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсендә.

 

Фото: Россия ГМСБ буенча Россия ГУМС


Нет комментариев