Казан аэропортында Петербург, Екатеринбург, Мәскәү һәм Сочига очучы  самолетларларның рейслары тоткарлана
Вакыйга

Казан аэропортында Петербург, Екатеринбург, Мәскәү һәм Сочига очучы самолетларларның рейслары тоткарлана

Казан аэропортында Санкт-Петербургка очып китү һәм кире кайту рейслары тоткарлана.

Бу хакта онлайн-табло мәгълүматлары дәлилли. Сәбәбе- Пулковода пилотсыз очучы аппарат хәвефе янау аркасында килеп чыккан  вакытлыча чикләүләр.

Петербургка соңга калып өч самолет китәчәк. Кире юнәлештә дүрт рейс тоткарланган. Моннан тыш, Екатеринбургка очышны 6 сәгатькә күчергәннәр. Сочига, шулай ук Мәскәүгә һәм кире рейслар аз гына кичектерелә.

Идел буе транспорт прокуратурасы тоткарлыклар аркасында Казан аэропортында пассажирларның хокуклары үтәлешен күз уңына алган.

https://dzen.ru/a/afcM0FU4_3gzK7rJ


Нет комментариев