Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

Казан халкына АСЕАН саммиты вакытында сабырлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерелде

Татарстан башкаласында яшәүчеләргә Русия — АСЕАН саммитын уздыру вакытында килеп туган уңайсызлыкларны аңлап һәм сабырлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерелде.

Республика рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән рәхмәт сүзләрен Татарстан Премьер-министры урынбасары, ТР Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров тапшырды.

Ул ассызыклаганча, саммитка әзерлек бик кыска вакыт аралагында  — ике айдан да кимрәк вакыт эчендә барган. Шуңа да карамастан, шәһәр ай ярым эчендә чын мәгънәсендә үзгәрде. Юллар, урнаштыру чаралары һәм җәмәгать урыннары тәртипкә китерелде.

Гафаров сүзләренчә, бу шундый кыска вакыт эчендә эре халыкара эшлекле вакыйганы оештыру буенча моңарчы күрелмәгән очрак булган. Саммит кысаларында катнашучы илләрнең технологияләр, Экология һәм санлы икътисад өлкәсендәге казанышларын күрсәтүче халыкара күргәзмә узды. 

Элегрәк «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» коммерцияле булмаган авномияле җәмгыять генераль директоры Максим Денисов саммитка әзерлек барышында кунакханәләргә аерым игътибар бирелүе турында сөйләде. БРИКС саммитыннан аермалы буларак, кунакханәләрдә модернизацияләүгә бер ел чамасы булганда, бу юлы косметик ремонт һәм биналарны халыкара стандартларга туры китерү өчен нибары берничә ай вакыт бирелде. Кайбер кунакханәләр бизәү эшләрен делегацияләр килергә бер атна кала тәмамлаган.

https://dzen.ru/a/ajU7xiV-PCISeQna

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев