Вакыйга

Казанда дары заводында чыккан янгында ике кеше җәрәхәтләнгән

Казандагы дары заводында янгыннан соң хастаханәгә ике кеше салынган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

 

- Төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган ике кеше Республика клиник хастаханәсенә һәм Казандагы 7нче шәһәр клиник хастаханәсенә салынды, — дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Вакыйга урынында 2 ашыгыч ярдәм бригадасы һәм 1 гадәттән тыш хәлләр медицинасы бригадасы эшли.

Соңгы мәгълүматлар буенча, Казандагы дары заводында янгын чыкты. ТР Рәисе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, аның техноген сәбәпләре бар, ә көчле тавыш басымны төшерү системасы эшләве аркасында булган.

https://dzen.ru/a/ad5rkjljwSj4CcYN?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop


Нет комментариев