Казанда көчле кар яву сәбәпле бер торак йортның түбәсе ишелеп төшкән
Казанда көчле кар яву аркасында бер торак йортның түбәсе өлешчә ишелеп төшү турында хәбәр ителә.
Бәхеткә каршы, бу вакыйгада бер кеше дә зыян күрмәгән.
Бу хакта Казан шәһәренең Совет районы хакимияте матбугат хезмәте хәбәр итте.
Вакыйга 17 февраль иртәсендә Гвардейская урамында булган. Биш катлы торак йортның түбәсе өлешчә җимерелгән. Моның сәбәбе - гадәттән тыш күп кар яву. Шуны әйтергә кирәк, әлеге йортта яшәүчеләр арасында зыян күрүчеләр теркәлмәгән. Йортта җылыту һәм су белән тәэмин итү шулай ук элеккечә эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев