Казанда төнлә 27нче гимназиянең түбәсе ишелгән!
5 февральдә иртән Казандагы Хади Такташ исемендәге 27нче татар гимназиясенең беренче бинасындагы түбәнең өлешчә җимерелүе хакында билгеле булды.
Бәхеткә каршы, бу хәл төнлә булган, шуңа күрә 731 укучы һәм хезмәткәрләр арасында имгәнүчеләр юк, һәм, иң мөһиме үткәргечләр дә зарарланмаган.
Бу хәл турында Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары башлыгы Альберт Салихов хәбәр итте. Ул шулай ук иртән иртүк, Казан шәһәре башлыгы урынбасары Рөстәм Гафаров җитәкчелегендәге оператив төркем, вакыйга урынына чыкканын да өстәде.
«Эшчеләр бригадасы инде объектта, ремонт эшләрен башлау планлаштырылган», - дип ышандырды Салихов үзенең Telegram-каналында, вакыйга урыныннан төшерелгән фотоларны куеп.
Тагын да бер мәсьәлә – гимназия бинасы республика әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты статусына ия булуы. Тиешле сыйфат белән тиз арада ремонт үткәрелеп, бинанең тарихи кыйммәтен саклап калу һәм укучыларның иминлеген тәэмин итүгә өчен өметләник.
https://dzen.ru/a/aYhIb9SrMzjMys-h?utm_source=yxnews&utm_medium=desktop
Фото: t.me/AISalikhov/1082
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев