Ютазы районы яңалыклары

"Ютазы таңы" газетасы - Ютазы районы

16+
Рус Тат
Вакыйга

Коткара алмаганнар: Татарстанда җиде яшьлек малай су тулган базга батып үлгән

Татарстанның Базарлы Матакта 7 яшьлек малай җир асты сулары тулган базга егылып һәлак була.

Малайның югалуы турындагы хәбәр ашыгыч ярдәм хезмәтенә 13 майда 20 сәгатьтә килгән. Берничә минуттан вакыйга урынына янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре һәм медицина ярдәме  килеп җиткән.

ЕДДС диспетчеры хәбәр иткәнчә, бала 2,5 метр тирәнлектәге базга төшкән булган. Анда су биеклеге 1,2 метрга җиткән. Малайны биредә күршеләре тапкан, ул  аны судан тартып чыгара һәм табибларга тапшыра. Ләкин баланың инде яшәү билгеләре булмаган. Билгеле мәгълүматларга караганда, ул тончыгып үлгән.

Табиблар реанимация чаралары уздырган, ләкин баланы коткарып кала алмаганнар. Ул хастаханәдә вафат була.

https://dzen.ru/a/agdIK1rEqxFxymyx

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев