Республикада 5 июньгә каршы төн бик киеренке булды
Татарстанда бу төн тыныч булмады. Төнге сәгать икеләр тирәсендә республикада ракета хәвефе игълан ителде.
Республика халкына һәм кунакларына барлык иминлек чараларын күрергә — яшеренү — подвалга һәм җир асты паркингларына төшәргә киңәш иттеләр. Фатирда калганнарга тәрәзәләрдән ераграк китәргә, урамга чыкмаска кирәк иде.
Шунда ук диярлек судноларны кабул итү һәм чыгару өчен «Казан» халыкара аэропорты ябылды. Башкаланың аэропорты белән бергә Бөгелмә һәм Түбән Камадагыларын да яптылар.
Бер сәгатьтән артык вакыт узгач, куркыныч бетте, республика өстендәге һава киңлеге ачылды. Әмма әлегә кадәр самолетлар килү һәм озату белән тоткарлыклар күзәтелә. Казанда кайбер рейслар очып китүне биш сәгатьтән артык көткән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев